Балаларга кроссворд
***
Сораулар:
Вертикаль: 1. Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага, 2. Агач түгел − яфраклы, тун түгел — тегелгән, 3. Үзе күрми, кешегә күрсәтә. Үзе өйрәнми, кешегә өйрәтә, 4. Агарса да, үсүеннән туктамый ул гомергә, 5. Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул балалар?
Горизонталь: 6. Үзе яңа, үзе тишек, 7.Гомер буе сугар өчен, мине уйлап тапканнар, 8.Яз килсә киенә, көз килсә чишенә , 9. Кышын тауда шуалар, җәен җыеп куялар. Нәрсә ул? 10. Бер чыгарып җибәрсән, кире әйләнеп кайтмый.
Яруллина Ләйсән Фирдинатовна, Казан шәһәренең 134нче балалар бакчасы.
Җаваплары: 1. Җил, 2. Китап, 3. Үлчәү, 4. Чәч, 5. Алма, 6. Иләк, 7. Чүкеч, 8. Агач, 9. Чана, 10. Сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев