Балаларга кроссворд
***
Сораулар:
Вертикаль: 1. Суда юынып алды, өсте коры калды, 2. Үзе шома, күбеккә күмә, хуш исле, я, кем белә? 3. Эчен ашыйлар, тышын ташлыйлар, 4. Киттем дип китә, кире килә, 5. Бит-кулларны корыта, чисталыкны ярата.
Горизонталь: 6. Бәләкәй генә ак тана, борыным бар, дип мактана, 7. Канаты бар — оча алмый, коры җирдә яши алмый, 8. Алгы тәпие кыска, чабарга ул бик оста, 9. Катлы-катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә, 10. Бер ягыннан куркалар, теләләр дә юналар.
Закирова Гөлназ Сагадатовна, Әлмәт шәһәренең 58нче "Шаян нәниләр" балалар бакчасы.
Җаваплары: 1. Каз, 2. Сабын, 3. Чикләвек, 4. Ишек, 5. Сөлге, 6. Чә йнек, 7. Балык, 8. Куян, 9. Кәбестә, 10. Пычак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев