Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балаларга кроссворд

***

Сораулар:
Вертикаль: 1. Агач башы тукылдык, тукый-тукый тук булдык, 2. Ансыз дөньяда яшәп булмый, 3. Агач башында көмеш алка, 4. Карандашны ни белән бетерә? 5. Тимер жираф, башы күктә, күп күтәрә көче күпкә.
Горизонталь: 6. Өй башында аю бии, 7. Җир астында алтын казык, 8. Алсу битле кыз үсте, кызарып җиргә төште, 9. Котыра да үкерә, бөтен дөньяны тутыра, 10. Язын дөньяга килә,
көзен саргаеп үлә.

Федорова Гөлнара Мансуровна, Чаллы шәһәренең 52нче «Сказка» балалар бакчасы.

Җаваплары: 1. Тукран, 2. Су, 3. Ай, 4. Бетергеч, 5. Кран, 6. Төтен, 7. Кишер, 8. Алма, 9. Буран, 10. Яфрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев