Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балаларга кроссворд

***

Сораулар:

Вертикаль: 1. Эче өрелгән, якасы бөрелгән, сырлы кәләпүш кигән, табын түренә менгән, 2. Бер йомгакта мең энә, сиңа тими, син тимә, 3. Тап табышмак: табага ябышмак, 4. Үзе шушында, үзе беленми; тынга беленә, күзгә күренми , 5. Аягы юк — ил гизә, күзе юк — яшь түгә, 6. Күңелсезгә — юаныч, күңеллегә — куаныч.

Горизонталь: 7. Ул үзе шундый көчле, тешле-тешле чүмечле, 8. Үзе татлы, үзе ак, ул ни булыр — уйлап тап, 9. Нечкә билле, көлтә койрыклы, 10. Суда юынып алды, өсте коры калды.

Фәйзрахманова Лилия Камилевна, Мамадыш шәһәренең 6нчы «Теремок» балалар бакчасы.

Җаваплары: 1. Бәлеш, 2. Керпе, 3. Коймак, 4. Һава, 5. Болыт, 6. Җыр, 7. Экскаватор, 8. Шикәр, 9. Төлке, 10. Каз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев