Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балаларга кроссворд

***

Сораулар:
Вертикаль: 1. Җир астында җиз бүкән, ул ни икән? 2. Чылт-чылт күзле, адәм төсле йөзле, 3. Ул монда утыра, сүзне тегендә тутыра. Үзе сөйли, үзе көйли, ә үзенең теле юк, 4. Кулы юк, балчык ташый, балтасы юк, өй ясый, 5. Без аның белән утын кисәбез.

Горизонталь: 6. Канаты бар, аягы бар, йөзә алмый, 7. Төсен үзгәртми бер дә, гел яшел күлмәк кия. Матур бизәнеп, һәр елны, безгә кунакка килә, 8. Ачы җимеш, 9. Һәр җир карланган, сулар бозланган, уйный җил-буран, бу кайчак була? 10. Агачларда оялар, ояларда кошчыклар.

Гатауллина Әлфирә Ринат кызы, Апас районы Каратун станциясе «Гөлчәчәк» балалар бакчасы.


Җаваплары: 1. Бәрәңге, 2. Маймыл, 3. Телефон, 4. Карлыгач, 5. Пычкы, 6. Тавык, 7. Чыршы, 8. Миләш, 9. Кыш, 10. Чыпчык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев