Балаларга кроссворд
***
Сораулар:
Вертикаль: 1. Армый-талмый, ат артыннан калмый, 2. Аяксыз-кулсыз, дөп-дөп кое казый, 3. Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел, 4. Син артыңны әйләнсәң, ул да артын әйләнә, 5. Укый белмәсә дә, гомер буе язына.
Горизонталь: 6. Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк, бар нәрсәдән кадерлерәк, 7. Тәртәсе бар, аты юк, күзләре бар, башы юк, 8. Үзем дә ап-ак,эзем дә ап-ак. Белем бирәм дип, сызылам кат-кат, 9. Бәләкәй генә буйлы, әйләндереп кигән тунлы, 10. Бар кызылы, яшеле, аңкып тора хуш исе. Шунсы гына өркетә, күзгә керсә өркетә.
Хәйбуллова Илүзә Шәүкәт кызы. Казан шәһәре 36нчы балалар бакчасы.
Җаваплары: 1. Арба, 2. Тамчы, 3. Карбыз, 4. Көзге, 5. Каләм, 6. Икмәк, 7. Күзлек, 8. Акбур, 9. Сарык, 10. Сабын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев