Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балаларга кроссворд

***

Сораулар:
Вертикаль: 1. Зең-зең килә, тимер тәкә тиң килә. Берсен-берсе куа килә, тояклары шуа килә, 2. Вак кынадыр үзләре, ялтырыйдыр күзләре, 3. Бит кулыңны югач, мин сиңа кирәк булам, 4. Агачларда оялар, ояларда кошчыклар, 5. Үзе шома, күбеккә күмә, хуш исле, я, кем белә? 

Горизонталь: 6. Олысы да кечесе дә, ап-ак эшләпә кия, 7. Бу машина — трамвай түгел, түгел бу автобус та. Аңа бензин салмасаң да, ут белән йөри, оста, 8. Чикләвекне ярата, сызгырса урманны яңгырата, 9. Утта яна, суда батмый, 10. Үлчәүләрдә үлчәнми, базарларда сатылмый.

Сәхибгәрәева Алия Тавис кызы, Түбән Кама шәһәре, 66нчы балалар бакчасы, татар теле тәрбиячесе.


Җаваплары: 1. Тимераяк, 2. Йолдызлар, 3. Сөлге, 4. Чыпчык, 5. Сабын, 6. Гөмбә, 7. Троллейбус, 8. Тиен, 9. Агач, 10. Акыл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев