Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балаларга кроссворд

***

Сораулар:
Вертикаль: 1. Яшелчәләр үсә торган җир, 2. Ул җир астына төшкән, кып-кызыл булып пешкән, 3. Ялгыз гына ашалмый, аннан башка аш бармый, 4. Үлчәүдә үлчәнмәс, аннан татлы нәрсә булмас, 5. «Ач» — дисәң, ачыла, «Яп» — дисәң, ябыла.
Горизонталь: 6. Өстенә шау энәле күлмәк кия, шулай да аны әнисе «йомшагым» дип сөя, 7. Кыш көне агачлар нәрсә белән каплана? 8. Бит-кулларны корыта, чисталыкны ярата, 9. Урмандагы агулы бөҗәк, 10. Яфрак та түгел, ботак та түгел, үзе агачта үсә.

Хәбирова Раилә Таһир кызы, Чаллы, 123нче «Акчарлак» балалар бакчасы.

Җаваплары: 1. Бакча, 2.Чөгендер, 3. Тоз, 4. Йокы, 5. Авыз, 6. Керпе, 7. Бәс, 8. Сөлге, 9. Талпан, 10. Җимеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев