Балаларга кроссворд
***
Сораулар:
Вертикаль:
1. Балалар да, олылар да аны тыңларга ярата, 2. Аягы суда, башы көндә, 3. Ачы кызыл җимеш, 4. Җәрәхәте юк — авырта, төтене юк — яна, 5. Әрекмәндәй зур колак, борыны җиргә тигән.
Горизонталь:
6. Озын аяклы кош, 7. Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр, 8. Аллы-гөлле матур үсемлек, 9. Аяксыз, кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә, 10. Күрергә күзе юк, сөйләргә теле юк, үзе саный.
Хәйбрахманова Алия Фаил кызы, Бөгелмә шәһәре, 12нче «Буратино» балалар бакчасы.
Җаваплары: 1. Җыр, 2. Төнбоек, 3. Миләш, 4. Йөрәк, 5. Фил, 6. Торна, 7. Белем, 8. Чәчәк, 9. Яфрак, 10. Үлчәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев