Балаларга кроссворд
Кроссворд чишегез, башыгыз әйбәт эшләр.
Сораулар:
Вертикаль:
1. Җылынсам пар булам, туңганда кар булам, 2. Җансыз җанлыны уята, 3. Күтәреп була, капка аша ыргытып булмый, 4. Сәламәтлек ул зур ...,
Горизонталь:
5. Тормышта иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк? 6. Ул бөтен әйбергә дә ябышкан, кешегә дә, хайванга да, әйбергә дә, 7. Телләре бар — сөйләшми, теләмәсә, көйләр дә көйләми, 8. Читләре — таллык, уртасы — сазлык. Керсәң — батарсың, чыга алмый ятарсың, 9. Ике туган бер — берсен күрә алмый, 10. Үзе татлы, үзе ак, ул ни булыр — уйлап тап.
Сәйфуллина Альбина Геннадиевна, татар теленә өйрәтү тәрбиячесе. Әлмәт шәһәренең 39нчы «Золотой петушок» балалар бакчасы.
Җаваплары: 1. Су, 2. Будильник, 3. Мамык, 4. Байлык, 5. Саулык, 6. Исем, 7. Гармун, 8. Күл, 9. Күзләр, 10. Шикәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев