Балаларга кроссворд
Чишегез кроссворд, хәтерегез яхшы булыр, башыгыз әйбәт эшләр.
Сораулар:
Вертикаль:
1. Гөлдер-гөлдер гөл итекле, гөлкәй кызыл читекле, 2. Диңгезе бар — йөзеп булмый, юлы бар — йөреп булмый, 3. Ансыз ис сизә алмыйбыз, 4. Өй янында башлана, өй янында ук бетә, 5. Ансыз уку, язу юк, тәртибен бутый күрмәгез, ансы мөһим шулай ук.
Горизонталь:
6. Җир астында алтын казык, 7. Тоз — түгел ачы, кылыч түгел — үткер, 8. Җәй киенә, кыш чишенеп ташлый, 9. Озын эчәк, бер очы төенчек, 10. Үзе тешле, ләкин тешләми.
Ногманова Ләйсән Рәшит кызы, Балтач районы, Кили авылы.
Җаваплары: 1. Күгәрчен, 2. Карта, 3. Борын, 4. Юл, 5. Алфавит, 6. Кишер, 7. Кайгы, 8. Урман, 9. Елан, 10. Тарак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев