Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балаларга кроссворд

Кроссворд чишү баш мие өчен файдалы.

Сораулар:
Вертикаль:

1. Болыт мин һавада, яңгыр мин яуганда, җылынсам пар булам, туңганда кар булам, 2. Бер ишектән керәсен, өч ишектән чыгасың, 3. Ансыз дөнья сансыз, 4. Бер пыяла эчендә — мең кеше, 5. Тимер жираф, башы күктә,биек өйләр сала ул.

Горизонталь:

6. Бәләкәй генә буйлы, әйләндереп кигән тунлы, 7. Таралгач — биш, җыелгач — бер, 8. Аяксыз-кулсыз өй саклый, 9. Минем белән уйныйлар, уйнап һич тә туймыйлар. Иркәлиләр, сөяләр, йокла, бәбкәм, дияләр, 10. Кышын тауда шуалар, җәен җыеп куялар. Нәрсә ул?

Абдульвалиева Илгизә Илгиз кызы, Казан 392нче балалар бакчасы. 


Җаваплары: 1. Су, 2. Күлмәк, 3. Акча, 4. Телевизор, 5. Кран, 6. Сарык, 7. Бармаклар, 8. Йозак, 9. Курчак, 10. Чана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев