Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балаларга кроссворд

Кроссворд чишеп алыйк әле.

Сораулар:
Вертикаль: 
1. Сантиметр, миллиметр яши әлеге йортта, дүртпочмаклар сызарга ул булыша, 2. Югары менә чылбырсыз, түбән төшә баскычсыз, өйләр сала балтасыз 3. Суда юынып алды, өсте коры калды, 4. Җәен суда йөзә, кышын ятып тора, 5. Борыны озын, аягы озын, камышлыкта көнозын, 6. Бер ягыннан куркалар, теләләр дә юналар.

Горизонталь:

7. Җаны булмаса да гомер итә, 8. Телләре бик күп булса да, һәркем аңлый, үз итә.
Елата да, җырлата да, кирәк икән — биетә, 9. Чыж иттереп саласың, бик тиз генә аласың. Балга манып кабасың, 10. Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә.

Галимова Әлфия Нәбиулла кызы, Балтач районы Сосна балалар бакчасы.


Җаваплары: 1. Линейка, 2. Кош, 3. Каз, 4. Көймә, 5. Торна, 6. Пычак, 7. Үсемлек, 8. Гармун, 9. Коймак, 10. Помидор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев