Балаларга - кроссворд
***
Сораулар:
Вертикаль:
1. Тәмле, тик алма түгел, Койрыклы, тычкан түгел. , 2. Ай белән килә, көн килгәч китә, 3. Тел өчен ул җавап бирә, 4. Агачка оя кормый, оясы — җирдә, җыры — күктә, 5. Өстәл янында иң кирәге нәрсә? 6. Җәрәхәте юк — авырта, төтене юк — яңа.
Горизонталь: 7. Җәй дә, кыш та бер төстә, 8. Агач башы тукылдык, тукый-тукый тук булдык, 9. Йомык күз белән дә күреп була, 10. Бит-кулларны корыта,чисталыкны ярата.
Ефимова Вера Васильевна 25нче «Сказка» балалар бакчасы.
Җаваплары: 1. Шалкан, 2. Төн, 3. Баш, 4. Тургай, 5. Авыз, 6. Йөрәк, 7. Чыршы, 8. Тукран, 9. Төш, 10. Сөлге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев