Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балаларга - кроссворд

***

Сораулар:
Вертикаль:

1. Баш астында баллы кашык, 2. Дүрт татарга бер эшләпә, 3. Бар нәрсәдән кадерлерәк, 4. Үзе сөйли, үзе көйли, ә үзенең теле юк, 5. Телләре бар — сөйләми, теләмәсә, көйләр дә көйләми, 6. Ак күлмәген кигән, алкаларын таккан. 

Горизонталь: 7. Ашасаң, тешкә керә, ашамасаң — төшкә керә, 8. Күп әйбернең озынлыгын әйтеп бирә, 9. Үзе бер дә ашамый, ашаганда бушамый, 10. Юан идем — ярылдым, инде утка тарыдым.

Аскарова Гүзәл Рәхимулловна, Казан, 45нче балалар бакчасы.




Җаваплары: 1. Йокы, 2. Өстәл, 3. Икмәк, 4. Телефон, 5. Гармун, 6. Каен, 7. Ит, 8. Линейка, 9. Кашык, 10. Утын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев