Балаларга - кроссворд
***
Сораулар:
Вертикаль:
1. Нечкә билле, көлтә койрыклы, 2. Таралгач — биш, җыелгач — бер, 3. Чылт-чылт күзле,адәм төсле йөзле, 4.Үзе бәләкәй булса да, үзеннән зур күтәрә, 5. Суда юынып алды, өсте коры калды,6. Сикерә белә, йогерә белми.
Горизонталь: 7. Ак ашъяулык таптым, җир өстенә яптым, 8. Эче сары, тышы ак, ул ни булыр? 9. Кош түгел оча, 10. Телләре бар — сөйләшми, теләмәсә, көйләр дә көйләми.
Вильданова Илсөяр Ильдусовна, МБДОУ «Стародрожжановский детский сад 2 «Сказка», Дрожжановский район, Село Старое Дрожжаное.
Җаваплары: 1. Төлке, 2. Йодрык, 3. Маймыл, 4. Кырмыска, 5. Каз, 6. Туп, 7. Кар, 8. Йомырка, 9. Самолет, 10. Гармун
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев