Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балаларга - кроссворд

***

Сораулар:

Вертикаль:

1. Урманнан чыгар, үзе чабар, 2. Башы кечкенә булса да, бигрәк озын муены, 3. Су буенда туебыз, чебен-черки — сыебыз, 4. Ак киемен кигән, яшел чугын элгән, 5. Җәрәхәте юк — авырта, төтене юк — яна.

Горизонталь: 6. Бертуктамый йөзәбез, йә төшәбез кар булып, йә төшәбез яңгыр булып, 7. Келәте бар, малы юк, баласының саны юк, 8. Җансыз җанлыны уята, 9. Ай белән килә, көн килгәч китә, 10. Әрекмәндәй зур колак, аяклары бер колач, борыны җиргә тигән.

Газизова Гөлназ Җәүдәтовна, «Винни-Пух» 48 нче номерлы балалар бакчасы.


Җаваплары: 1. Куян, 2. Жираф, 3. Бака, 4. Каен, 5. Йөрәк, 6. Болыт, 7. Кабак, 8. Будильник, 9. Төн, 10. Фил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев