Балаларга - кроссворд
Кроссворд.
Сораулар:
Вертикаль: 1. Өй башына утырган, җир йөзен нуры белән тутырган, 2. Ап-ак күлмәген кигән, күлмәгенә тап тигән, 3. Аллы-гөлле очкалак, оча гөлләр кочкалап, 4. Аның белән утын ярабыз, 5. Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.
Горизонталь: 6. Тимер юлдан йөри торган транспорт, 7. Ялт-йолт ялтырый, җирнең өсте калтырый, 8.Хайваннарда дүрт, кешеләрнең икәү генә, 9. Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың, 10. Бал-шикәрдән татлы,Үзен ашап булмый.
Сибагатуллина Ләлә Камиловна, Казан, Яңа Савин районы, 203нче балалар бакчасы.
Җаваплары: 1.Кояш, 2.Каен, 3. Күбәләк, 4. Балта, 5. Китап, 6. Трамвай, 7. Яшен, 8. Аяк, 9. Мәктәп, 10. Йокы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев