Балалар өчен кызыклы кроссворд
Чишеп карагыз әле.
СОРАУЛАР:
Вертикаль буенча:
1. Планета исеме
2. Җиләк-җимеш агачы
3. Татарстандагы елга
4. ... -сәламәтлек;
Горизонталь буенча:
5. Мөгезле урман хайваны
6. Урманда була торган агулы бөҗәк
7. Малайлар исеме
8. Г.Тукай «... белән кәҗә» шигыре
9. Мәктәптә куела торган түбән билге
10. Түгәрәк-түгәрәк шар кебек
Кызыл-кызыл кан кебек;
Әчедер дә татлыдыр,
Йотыйм дисәң ташлыдыр.
11. Күчтәнәч белән килүче кеше.
12. Чыршының «яфрагы».
13. Өй каршындагы ...ләр,
Аңлагандай теләкне,
Чакыралар бушатырга
Сагыш тулы йөрәкне.
Җаваплары: 1.Юпитер,2.Алмагач,3.Агыйдел,4.Саулык, 5.Поши, 6.Талпан, 7.Марат,8.Гали, 9.Икеле.10.Чия,11.Кунак.12.Ылыс. 13. Миләш.
Төзеде: Садыкова Раилә Ренатовна, 4нче «Әтәчкәй» балалар бакчасы, Актаныш районы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев