Балагыз бакчага әзерме?
Баланы ничә яшьтә балалар бакчасына илтәргә соң? Психологлар фикеренчә, баланы балалар бакчасына 3 яшьтән соң гына бирергә кирәк.
Әле кайчан гына сезнең бәләкәчегез чайкала-чайкала беренче адымнарын атлаган, беренче тапкыр әннә-әттә дигән иде. Вакыт дигәне сизелми дә үтеп киткән – баланы бакчага илтәр вакыт җиткән.
Баланы ничә яшьтә балалар бакчасына илтәргә соң? Психологлар фикеренчә, баланы балалар бакчасына 3 яшьтән соң гына бирергә кирәк. Чөнки шул вакыттан соң гына бала барсын да аңлый, мөстәкыйльлеге арта, сөйләме яхшыра. Ләкин барлык ата-ананың да бу яшькә кадәр бала белән өйдә утырырга мөмкинлеге юк шул.
Ата-аналар 2-3 яшьлек сабыйларын балалар бакчасына гадәттә җәй айларында бирергә тырышалар. Бу яңа уку елы башланганчы бала бакчага ияләшеп өлгерсен өчен бик уңайлы. Беренче атналарда сабый әнисен юксына, елый, өстәл артына утырып ашамый. Баланың бакчага тизрәк ияләшүе ата-анадан тора. Әниләр өчен бала бик кечкенә булып тоела, әле күпчелеге бу яшьтә юньләп сөйләшә дә белми бит. Шуның өчен дә ана бар мәхәббәтен балага бирергә тырыша, бала булдырырлык эшләрен дә үзе башкара, балага мөстәкыйльлек бирми. Ә бит бала мөстәкыйльрәк булган саен, үзенә күбрәк шөгыль таба, кызыксына, белемен үстерә. Бу яшьтә исә бала төп төсләрне аерып әйтергә, бер һәм күп төшенчәсен аңларга, үз яшен, исемен, әти-әнисенең исемен белергә, үзе киенергә, кашык тотып ашарга, мөстәкыйль рәвештә утырырга тиеш. Әгәр дә бала менә шуларны эшли алса, ул үзен кыюрак хис итәчәк. Ә без: «Вакытым юк, ашыгам; паласны пычыратасың, чүплисең; кагылма, ватасың; менмә, егыласың», – дип тиз генә үзебез киендерәбез, өйдә буярга, кисәргә бирмибез, дөнья белән кызыксынуын тыябыз.
Психологлар, иң беренче, ата-ана арасында мәхәббәт торырга тиеш, диләр. Ананың балага сукыр мәхәббәте баланы тормыш итәргә яраксыз, эгоист итеп тәрбияли. Мондый бала һәрвакыт кемнән булса да ярдәм көтә, үз көченә ышанмый. Бу авыр чорда балага ничек ярдәм итәргә соң? Иң беренче чиратта төп ярдәмче – ул ата-ананың эмоциональ халәте. Әгәр дә ата-ана баштан ук балалар бакчасы белән канәгать түгел һәм бакчадан бернинди яхшылык көтми икән, балагыз да шуны тоячак.
Балагызны күбрәк мактагыз! Аның инде зур үскәнлеге һәм балалар бакчасына йөри башлавы турында әйтеп торыгыз. Барыгызга да уңышлар телибез!
Розалия Галлямова, тәрбияче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев