Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бала – гаиләнең көзгесе

Иң сабый вакытта алган тәрбия картайганчыга кадәр күңелләрдә саклана.

Һәр ата-ана үз баласының бәхетле булуын тели. Ләкин ярату гына җитәме? Киләчәктә бала нинди булып үсәр? Бала яхшы кеше булып үсәрме? Минемчә, бу сораулар барлык ата-ананы да борчыйдыр.

Ата-ананың тәртибе, үз-үзен тотышы, рухи матурлыгы, кешеләргә карата игътибарлылыгы баланы тәрбияләүдә зур роль уйный. Баланы тәрбияләү ата-анадан зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Гаиләдә тыныч тормыш, тәртип булдыру, хезмәт тәрбиясе бирү, бер-береңне хөрмәтләү, баланы яхшылыкка өйрәтә.
“Бала – гаиләнең көзгесе”. Минемчә бу бик дөрес фикер. Чөнки гаилә баланы ашата, карый, дөньяны танып белергә өйрәтә, сәламәтлеген ныгыта, аңын формалаштыра. Баланың ничек үсүе – усаллыгы, яхшылыгы, әдәплеге, белеме, нинди шәхес булып җитлегүе – ата-анадан тора. 

Ата-ана! Бала өчен алардан да кадерле кеше юк! Тормышта бала иң беренче алар белән аралаша, әйләнә-тирә турындагы беренче тәэсирләрен алар аша ала.
Кызганыч, бүгенге көндә тормыш авырая бара.

Ата-ана эштән кайтып керми, балалар үз иркендә, ата-анадан башка тәрбияләнә. Балаларга тормышны өйрәтергә үрнәк булып торучы кеше яннарында юк. Бик күп вакытларын алар телевизор, компьютер каршында үткәрәләр. Ә телевизорда 
нәрсә генә күрсәтмиләр. Бала белән даими аралашып торганда гына, аның нәрсәләр белән мавыгуын белеп була. Моны аңлап бетермәгән әти-әни баланың шәхес булып формалашуын тоткарлый. Баланың ничек булып үсүе байлыкка да, шөһрәткә дә карамый, ә тәрбиядән килә.
“Бала чактан алынган тәрбияне соңыннанан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас” дип язып калдырган Ризаэтдин Фәхретдин. Бу бик дөрес фикер. Шуңа күрә тәрбияне иң кечкенә вакыттан үк башларга кирәк. Иң сабый вакытта алган тәрбия картайганчыга кадәр күңелләрдә саклана.

Рахматуллина Гөлнур Фирдависовна,
Яр Чаллы шәһәре “Каен җиләге “ 46 нчы катнаш балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениясе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев