Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бакчабызда “Урман табышмаклары” квест-уены үтте

Җәйнен бер матур көнендә 40нчы «Башаккай» балалар бакчасында “Урман табышмаклары” квест-уены узды.

Экология хәзерге көндә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Табигатьнең 
киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Шуның өчен балалар бакчасында кече яшьтән 
экологик тәрбия бирү эше алып барыла.
40нчы «Башаккай» балалар бакчасының “Куянкай” зурлар төркеме балалары  урманда 
үзеңне ничек тотарга кирәклеген бик яхшы беләләр. Балаларның экологик культура 
дәрәҗәсен күтәрү максатыннан тәрбиячеләре Ольга Викторовна Попченко алар белән “Урман табышмаклары” квест-уены уткәрде. Бу мероприятие җәйнен матур көнендә ачык һавада узды.
Уен Авырмас Доктордан хат укудан башланып китте. Ул балаларның  урман 
кагыйдәләрен белүләрен  “Мин урманга килдем” уены аша ачыклады. Уен барышында 
балалар төрле геройларнын биремнәрен  төгәл үтәп бардылар: табышмаклар чиштеләр, дару үләннәре турында сөйләделәр, урман җәнлекләрен барладылар.
Нинди генә каршылыклар юк иде юлда: “сазлык”, “чокыр”, “үрмәкүч пәрәвәзе”. Белем 
һәм максатчанлык барлык киртәләрне дә җиңәргә булышты. Квест  учак янында матур җыр белән тәмамланды.
Бу уенда балаларның дәресләрдән алган белемнәре ныгытылды. Кече яшьтән 
табигатьне аңлап, аны яратып үсү бик мөһим. Киләчәктә балалар Җир планетасының 
сакчылары булыр дип ышанабыз.

Ольга Викторовна Попченко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев