Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бакчабызда татар-инглиз төркемнәре ачылды

Чаллы шәһәренең 108 нче «Бәхетле балачак» балалар бакчасында ике татар-инглиз төркеме ачылды.

Минем кулда — гөлләр патшалыгы,
Гөлләр бит ул безнең балалар.
Зирәк, матур кызлар, шук малайлар
Бар да йолдыз булып яналар.

Тапшырылган безгә зур язмышлар.
Киләчәк бит безнең кулларда.
Алып чыгу кирәк нәниләрне
Ышанычлы ап-ак юлларга!..

Бик тиз генә җәй айлары да үтеп китте. Шаулап, гөрләп нәни балалар да яңа төркемгә аяк басты. «Туган телебез — татар телен онытмасыннар иде», «Татар теле югалып бара», «Чиста татарча сөйләшүче бала юк бит хәзер»... дигән хафалану сүзләре белән ата-аналар балаларын татар төркеменә бик теләп китерделәр. 

Әйе... Чынлап та уйлап карасаң, хәзерге вакытта татар телебездә сөйләшүче бала бармак белән генә санарлык. Алга таба телебез бөтенләй юкка чыкмасмы дигән уй борчый безне.

Быел Чаллы шәһәренең 108 нче «Бәхетле балачак» балалар бакчасында ике татар-инглиз төркеме ачып җибәрдек. Ата-аналар бик теләп балаларын китерде. Шөгыльләр, уеннар, бәйрәмнәр — һәммәсен саф чиста татар телендә үткәрү максатыбыз. Мәктәп, бакчалардан тыш һәр татар гаиләсендә дә ата-ана телне саклау өстендә эшләсен иде. Шул вакытта гына туган телебез онытылмас, катнаш гаиләләр азрак булыр иде, милләтебез, гореф-гадәтләребез, милли бәйрәмнәребеә сакланыр иде дигән теләктә калабыз.

Альбина Сәгъдиева, Алия Муллагалиева, Чаллы шәһәренең 108 нче «Бәхетле балачак» балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев