Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бакчабызда Сөмбелә бәйрәме

77нче «Теремкәй» балалар бакчасында Сөмбелә бәйрәмнәре гөрләп үтте.

Безнең 77нче «Теремкәй» балалар бакчасында шушы көннәрдә матур көзгә багышланган Сөмбелә бәйрәмнәре гөрләп үтте. Бәйрәмебез кунаклары мул уңышлы Сөмбелә үзе, тырыш Бакчачы бабай, хәтта урман хуҗасы Шүрәле үзе дә рәхим итеп килгәннәр иде.

Бәйрәм кичәсе җыр-моң, биюләр, уен-көлке белән дәвам итте.Балалар шулай ук Сөмбеләгә ятлаган шигырьләрен матур итеп башкардылар, мәкаль-әйтемнәрен сөйләп күрсәттеләр. Сөмбеләнең сорауларына төгәл итеп җавап бирделәр. Бәйрәм ахырында матур көз балаларны үзенең мул уңышы белән сыйлады. Балалар бәйрәм кичерешләреннән бик шат һәм кәнагәть калдылар.

Хаҗиева Сәрия Рәшитовна; Яруллина Гөлназ Мөстәкыймовна, 77нче «Теремкәй» балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев