Бакчабызда «Орчык өмәсе»
Чаллы шәһәренең 100 нче «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасында «Орчык өмәсе» үтте.
Кыш була да, яз җитә,
Җәй килә дә, көз җитә…
Ә безнең татар халкында ел әйләнәсе күңелле очрашулар, бәйрәмнәр, милли йолалар бертуктаусыз дәвам итә. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Ә без үткәнне дә, бүгенгене дә саклап, киләчәккә заманча бизәлешләр белән буыннан — буынга тапшыручылар. Яр Чаллы шәһәренең 100 нче «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасында милли бәйрәмебез — «Орчык өмәсе» бәйрәмен яңача сулышта балалар, әти-әниләр һәм төркем тәрбиячеләре белән берлектә истә калырлык мизгелләр аша гаҗәеп итеп оештырдык.
1нче татар төркемендә тәрбияләнүче балалар һәм төркем тәрбиячеләре — Ильязова Флүдә Шәйхенур кызы, Харисова Лилия Радик кызы милли күңел ачу чарасын тәкъдим иттеләр. Татар халкының уеннары: «Орчык әйләндерү», «Йомгакка җеп җыю», «Күрсәт әле үскәнем», мәкаль — әйтемнәр әйтешү, җырлы-биюле күренешләр барысы да бәйрәмебез бизәлешенә нур өстәп, күңелләребездә матурлык тудырдылар. Иң кечкенә төркемгә генә йөрсәләр дә 5 нче төркем тәрбияләнүчеләре «Йомгак тапшыру» уенын бик матур башкарып чыктылар.Татар халык җырына куелган «Шәл бәйләдем» бию композициясе, заманча сулыштагы «Эх дәрт бар иде» җырына өздереп биюләр, әби белән бабайның яшь буынга киңәшләре барысы да — «Орчык өмәсе»ндә матурлык, зәвык һәм тәрбия чарасы буларак балаларыбыз күңеленә үтеп керде. 1 нче төркемдә тәрбияләнүче Сагидуллина Самираның, хәтта әнисе — Регина Азгам кызы да әни ролендә өмәбездә кунак булып катнашты. Әти-әниләрне бәйрәмнәргә җәлеп итү бик тә матур гадәт булып тора безнең бакчабызда.
Бабайның орчыкны оста итеп ясап күрсәтүе, әбинең җепне орчыкка бөтерүләре, өмәгә килүче кызларның йон чистартуы — барысы да балаларны җәлеп итте. Мондый бәйрәмнәр киләчәктә халкыбыз йолаларын тагын да өйрәнеп, кызыклы форматта уздыру өчен этәргеч булып торсын. Рәхим итеп «Орчык өмәсе»нән матур мизгелләрне карап узыгыз. Фотосурәтләрдә безнең кечкенә өмәчеләр, тәрбиячеләр, килгән кунаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев