Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бакчабызда каз өмәсе!

Чаллы шәһәренең 82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасында әлеге бәйрәм истә калырлык булды.

Көзге байлык! Көзге муллык!
Авылда каз өмәсе!
Яше-карты, бала-чага —
Шау-гөр килә һәммәсе!
Күптән түгел бакчабызда каз өмәсе күңел ачу чарасы гөрләп узды! Чаллы шәһәренең 82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасында әлеге бәйрәм истә калырлык булды. Милли киемнәрдән киенгән 12нче төркемнең кызлары һәм малайлары, Ак әби булып киенгән Альфира Миассаровна белән җор телле бабай җырлап-биеп, уйнап-көлеп каз йолкыдылар. Бәйрәмгә кунак буларак әти-әниләр, әби-бабайлар да чакырылган иде.

Элек-электән каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Аны бигрәк тә кызлар көтеп алганнар. Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган. Ә эшенә килгәндә — күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку
бәйрәм сыйфатын алган. Кызлар, үзләренең осталыкларын, булганлыкларын шунда күрсәткәннәр.

Бәйрәм үтәсе зал авылча бизәлгән иде: читәннәре, чиккән сөлгеләре, самавары — нәкъ элеккечә. Күңелләрне өздереп моңлы «Каз канаты» җыры яңгырады. Кызлар өмә булган өйгә җыелдылар, каз йолкып, каз канаты сыдырырга өйрәнделәр. Җор телле, тапкыр сүзле егетләр дә өмәгә килделәр. Егетләр белән кызлар кара-каршы җырлар җырлады, өздереп татар биюе биеделәр, «Йөзек салыш» уены уйнап күңелләрне күтәрделәр. Киләсе елга казлар күбрәк булсын дип, Ак әби белән бергәләп су юлына каз каурыйлары да чәчтеләр. Уеннар, кул эшләре эшләп таң атканны да сизми идек, дип ак әби яшь чакларын да искә төшереп алды.

Кызлар көянтәләренә эленгән «казлар» белән чишмә буена төшкәндә егетләр озата барды. Өмәбез бабай белән Ак әбинең чәй өстәле артында каз мае белән майланган коймагыннан авыз итеп тәмамланды.

Күңел ачу чарасы халкыбызның гореф-гадәтләрен онытмаска , татар халкының күркәм бәйрәмнәрен искә төшереп, балаларга җиткереп торырга дигән теләктә тәмамланды. 

Чаллы, 82нче «Көнбагышкай» балалар бакчасының педагоглары:
Ахметова А.М., Шагалиева Э.Ф., Сабирова Л.Р., Халилова А.А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев