Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бакчабызда «Каен бәйрәме»

Борынгыдан әби-бабайларыбыз каен агачын бик тә яратканнар, хөрмәт иткәннәр.

Ямьле җәйнең июнь аенда Чаллының 100нче «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасында ПАО «Татнефть» кысаларында оештырылган «Тәгәрмәчтәге музей» проектын тормышка ашырып, күптән онытылган «Каен бәйрәмен» яңача сулыш өреп, күңелле итеп уздырдык.

Борынгыдан әби-бабайларыбыз каен агачын бик тә яратканнар, хөрмәт иткәннәр. Юкка гына татар сылуларын айдагы Зөһрә кызга һәм каен агачы кебек Зифа сылу, дип атамаганнар. Бу әйтемнәр каен агачының матурлыгын, аклыгын, шифасын аңлатып биргәннәр.

Шуны искә алып, балалар бакчасында «Каен бәйрәмен» авылда әби белән бабайда кунакта уздырырга булдык. Дәү әни һәм дәү әтиләребезнең чишмә буенда каенлыкта яшь чакларын ничек уздырулары белән таныштык.

Бу бәйрәмдә халкыбызның милли уеннары, йолалары, каен агачына теләкләр, рәхмәт әйтү бик матур күренеш булып торды.

Шулай ук агачлар турында «Яфраклар» дип аталган заманча планшет уенын да бик яратып уйнадык.

«Чума үрдәк, чума каз», «Кояш нурлары», «Күрсәт әле, үскәнем» һәм бик күп кенә төрле халкыбызның борынгы уеннарын искә төшердек. Туган як табигатен, матурлыгын, безнең якта үскән агачлар буенча күп кенә файдалы мәгълүмат белән балалар бик кызыксынып таныштылар. Хәтта, музейда булган истәлекле экспонатлар: җиз самовар, чиккән сөлгеләр, милли ризыгыбыз — табын күрке чәкчәк, "Каен бәйрәмен"н бизәп торды.

Балаларга һәм әти-әниләргә бик тә ошады. Киләсе ямьле җәйләрдә дә матур бәйрәмнәребез гөрләп торсын. 

Миргалимова Регина Габтеразаковна (балаларны ана теленә өйрәтү тәрбиячесе), Харисова Лилия Радиковна (тәрбияче), Ильязова Флуда Шайхенуровна (тәрбияче), 100 нче " Алтын каурыйлы кош" балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев