Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бакчабызда Габдулла Тукай бәйрәме

Тукай туган айда бу чаралар аеруча да үзенчәлекле уза.

Төрле — төрле исем йөртсәк тә без,
Төрле — төрле җирдә яшәсәк тә,
Тик бер генә Туган илебез
Тик бер генә туган телебез!

Халкыбызның зур байлыгы, кадерле рухи хәзинәсе — аның теле. Безнең телебез — татар теле. Зур тарихлы, бай, җырлы — моңлы тел.

Татар теленә мәхаббәт уяту ул әлбәттә гаиләдән һәм балалар бакчасыннан башлана. Туган телебезгә карата мәхаббәт тәрбияләү, телебезне саклау максатыннан Авиатөзелеш районы 78 балалар бакчасында да ел дәвамында төрле чаралар, очрашулар гел булып тора. Ә апрель аенда, татар халкының бөек шагыйре, йөзек кашы туган айда бу чаралар аеруча да үзенчәлекле уза. 

Балалар тәрбияче апалары белән берлектә Габдулла Тукайның әкиятләре, шигырьләре белән танышалар, мультфильмнарын карыйлар. Төрле рәсемнәр ясап әти — әниләрен сөендерәләр. Ә йомгаклау чарасы — Габдулла Тукайга багышланган әдәби — музыкаль кичә булып узды. Бәйрәмдә балалар өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Музыкаль кичә җырлар, уеннар белән үрелеп барылды. Бу чарадан әти — әниләр дә читтә калмадылар. Балалары белән бергә төрле рәсемнәр ясап, кул эшләре эшләп килделәр. Шушы эшләнмәләрдән бакчабызда күргәзмә дә оештырдык.

Газиз, кадерле татар телебезне үзебез дә, балаларыбыз да сакласак иде. Үз туган телебездә аралашып яшәргә язсын. 

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 78 балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Ризәлә Рифгать кызы Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев