Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бакчабызда бакча бар!

Бакчада иң күңелле вакыт — әлбәттә, көз.

Безнең «Тирәккәй» балалар бакчасында сабыйларның күпкырлы үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган: спорт шөгыльләре өчен зал һәм мәйданчык бар, иҗат белән шөгылләнергә — матур музыка залы, иҗат зоналары, шулар белән беррәттән төркемнәрдә тәҗрибә почмаклары һәм бакча территорясендә тәҗрибә-эксперименталь мәйданчык та бар. Аның гади генә исеме — бакча. Анда балалр яздан алып көзгә кадәр торле культуралар: томат, борыч, ташкабак, кыяр, борчак, бәрәңге, суган үстерәләр, хәтта, башаклы культураларның ничек үскәнен күзәтергә дә җай табалар. 

Бакчада иң күңелле вакыт — әлбәттә, көз. Балалар, җәй буе яратып, сулар сибеп үстергән уңышларын җыялар, бер-берсе уртаклашалар... Әле әти-әниләрен дә сыйларга җитә!

«Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен» ди безнең халык. «Балалар бакчасында алган белем-тәҗрибәләре тормыш юлында да кирәк булыр әле», диләр тәрбияче апалары.

Чаллы, 58нче «Тирәккәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Меньшова Нина Антоновна.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев