Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бакчабызда «Алтын көз»

Чаллы шәһәре 46нчы «Каен җиләге» балалар бакчасында «Алтын көз» бәйрәме уздырылды.

Чаллы шәһәре 46нчы "Каен җиләге" балалар бакчасында 9нчы төркем балалары белән «Алтын көз» бәйрәме уздырылды.

Бу бәйрәмгә кечкенәләребезнең беренче тапкыр катнашулары иде. Алар зур кызыксыну белән бәйрәмгә бардылар, һәр хәрәкәтне тын да алмыйча күзәттеләр.

Бәйрәмгә кунак булып, төлке, тиен, керпе, куяннар килгән иде. Бу геройлар бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр, бик күңелле, матур эчтәлекле, кызыклы чара булды. Ә балаларыбыз күңел ачуны бик ошаттылар, канәгать булулары йөзләреннән күренә иде. «Алтын көз» безгә яхшы кәеф бүләк итте.

Чаллы шәһәре 46нчы "Каен җиләге" балалар бакчасы тәрбиячеләре Фазлыева Ландыш Шамил кызы, Шафигуллина Гөлнара Самат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев