Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Салават күпере»ндә уңыш бәйрәме

Балалар Сөмбеләне каршы алырга да бик ныклап әзерләнгәннәр.

Табигатьне кызгылт-сары төсләргә бизәп, җирдә моңсу көз хөкем сөрә. Алтынсу яфракларга төшкән саран кояш нурлары күзләрне чагылдырып бар җирне сихри матурлыкка күмә. Елның шундый сихри фасылында татар халкы элек-электән уңыш бәйрәмнәре үткәргән.

Безнең балалар бакчасында да уңыш бәйрәме үткәрелде. Берсеннән-берсе матур киенгән балалар көзнең бөтен матурлыгың, байлыгын чагылдыра алдылар. Игенчеләрнең басудан амбарларга икмәк ташуын, бакчаларда җиләк-җимеш өлгерүен, урманның безне гөмбәләре белән сыйлавын бик оста сәхнәләштереп күрсәттеләр. Үзләре дә яшелчәләр булып киенеп биеделәр.

Сөмбеләне каршы алырга да бик ныклап әзерләнгәннәр: «Яфраклар», «Гөмбәләр» биюләрен барыбыз да сокланып карадык. Тәрбияче Зөлфия, Миләүшә апалары әйткән татар халык табышмакларына да җавапларны бик тиз белделәр, матур җырлар җырладылар, шигырләр сөйләделәр. Татар халык уеннары белән бик күңелле узды бәйрәм.

Азнакайның «Салават күпере» балалар бакчасы, Гараева З.М., Хайруллина М.Т.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев