Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Әниләр көненә бүләк

Балалар бик мавыгып, әниләренә бүләк эшләделәр. Килеп чыккан кул эшләрен күреп, бик сөенделәр.

Гадәттә, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә җылы һәм назлы «Әниләр көне»н билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.

Бу бәйрәмгә һәркем үзенчә әзерләнә, һәм без дә, 11 төркемгә йөрүче балалар белән, әниләргә чын күңелдән бүләк ясадык. Балалар бик мавыгып, кызыксынып эшләделәр. Килеп чыккан кул эшләрен күреп бик сөенделәр. 

Әниләрне фәрештәләр, диләр,
Фәрештәләр була канатлы.
Ә минемчә газиз әнкәйләрнең
Балаларыдыр ул — канаты.

Барлык әниләргә мәрхәмәтле йөрәк, саулык-сәламәтлек, бәхетле әни булуларын телибез, ә киләчәктә бәхетле әби булырга насыйп булсын!

Чаллы шәһәренең 49нчы «Гөлназ» балалар бакчасы тәрбиячеләре Вахитова Әлфия Равильевна, Җиһаншина Алия Нурулловна, Шәйхуллина Светлана Марселовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев