Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Әниләр кичәсе үткәрдек

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен билгеләп үтү традициягә әйләнде инде.

Бу күптәнге бәйрәм дип бәхәсләшеп булмый. Шулай да бу көнне аналарның, балалары хакына үз-үзләрен риясыз корбан итүләре, фидакарь хезмәтлре өчен тиешле хөрмәт күрсәтү гадәтькә керде. Әни – һәр кешенең тормышында иң мөһим кеше! Ана булгач, хатын-кызның — игелек, мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм сабырлык кебек иң яхшы сыйфатлары ачыла. Елдан-ел бу бәйрәм безнең илебездә киңрәк тарала бара. Бала өчен иң мөһиме нәрсә? Бу, әлбәттә, туган йорт һәм әни! 

2024 елның 22 ноябрендә безнең «Куянчыклар» урта төркемендә искиткеч «Әниләр Көне» бәйрәме узды.
Балалар бәйрәмгә бик күптән әзерләнә башладылар. Шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, әниләр турында мультфильмнар карадылар, иң якын һәм иң яраткан әниләр һәм әбиләр өчен котлау открыткалары ясадылар. Балаларның әниләрен сөендерәсе килде, шуңа күрә алар бик тырыштылар: «Зореньки краше», «Ах, нинди әни!» дип аталган күңелгә ятышлы җырлар җырладылар, матур шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар әйтештеләр әниләр белән бергәләп төрле биюләр биеделәр, «Күңелле бубен», «Үз сабыеңны таны!» дип аталган уеннар уйнадылар. Бәйрәмдә әниләр дә, балалар да актив һәм кыю булдылар. Бәйрәмнән соң балалар әниләргә, әбиләргә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. 

Кичә бик күңелле үтте, бергәләп бәйрәм итү балалар һәм ата-аналар күңелендә эмоциональ кичерешләр тудыруга ярдәм итте, бик күп шатлыклы минутлар бүләк итте. Кичә ахырында бергәләп әниләр әзерләгән тәмле ризыклар белән чәй эчтеләр.

Табигатьтә изгелек, игелек кагыйдәләре гасырлар буена килә!
Дөньяда иң матуры — кулына бала тоткан хатын-кыз!
Теләсә нинди бәхетсезлектән, хәвеф-хәтердән балаларын да, 
гаиләсен дә саклый ул — ана!

Чаллы, 40нчы "Колосок" балалар бакчасы, Попченко Ольга Викторовна.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев