Алтын көз хикмәтләре
Чаллыдагы 13нче «Елмаю» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар көн дә ачыш ясауда дисәк тә хата булмас.
Чаллыдагы 13нче «Елмаю» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар көн дә ачыш ясауда дисәк тә хата булмас. Кискән агач төбен менә дигән әкияти йортка әверелдереп була икән. Түбәсе дә, ишеге дә бар. Үзе күз явын алырлык итеп матурлап бизәлгән. Хәтта җир өстенә калкып чыккан тамырлары да соклангыч.
Кызлар фотога төшкән арада малайлар участокны коелган яфраклардан чистарту белән мәшгуль. Көн саен башкаралар алар бу эшне, ә яфраклар коела да коела... Көннәр салкынаю белән агач үзәгендәге сок йөрү акрынайганнан саргаеп коела икән бит алар. Кәрзингә дә, арбага да салып ташыйлар уңган малайлар. Ә яфраклар җыелмаган урыннарда туфрактагы бөҗәкләр тырышлыгы белән таркалып, уңдырышлы черемәгә әверелә икән кыштырдык яфраклар.
Иң матурларын җыеп төркемгә дә алып керәләр сабыйлар. Көзге яңгырлы көннәрдә яфраклар белән тагын ачышлар ясыйбыз. Кипкән яфракларны пичәтләп рәсем төшерәбез, кәгазьгә урнаштырып, өсләренә буяулар да сиптерәбез. Көзге агачларны, куакларны, табигатьне рәсемгә төшерүнең әллә ничә төрле ысулы бар икән бит! Менә шулай алтын көз хикмәтләре сабыйларга күп төрле серләрне ачарга ярдәм итә.
Чаллының 13нче «Елмаю» балалар бакчасы тәрбиячеләре Муллина Раилә Дәниф кызы, Нуртдинова Гөлнур Фәхретдин кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев