Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Җәлилнең 5нче “Әкият” балалар бакчасында «Сылу кыз-2023» бәйгесе үтте

Бәйгедә 5-7 яшьлек татар телендә иркен сөйләшүче кызлар катнашты.

Татарстан Республикасында «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» уңаеннан, Җәлилнең 5 нче “Әкият” балалар бакчасында «Сылу кызлар» - 2023 бәйгесе үтте.
Бәйгедә 5-7 яшьлек татар телендә иркен сөйләшүче кызларыбыз катнашты.
Бәйгенең төп максаты - татар балалары арасында сәләтле балаларны барлау һәм ачу, балаларда татар халкының мәдәни кыйммәтен, милли үзаңны үстерү,балалар бакчасы һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту, туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту иде.

Бәйге 4 өлештән торды:
1) Визитка «Әйдәгез, танышабыз!». Бәйгедә катнашучылар милли киемнәрдә чыгыш ясадылар. Үзләре турында сөйләделәр.
2) «Мин сәнгатькә гашыйк». Катнашучылар үз осталыкларын күрсәттеләр: җыр, бию, сүз остасы .
3) «Мин татарча сөйләшәм». Кызлар биремнәр эшләделәр.
4) «Оста кулда һөнәр бар». Өй эше. Кызлар әниләре белән берлектә кул эшләре башкардылар, милли ризыклар әзерләделәр һәм аның турында сөйләделәр.
Кызларыбызның осталыкларын НГДУ Җәлилнефтьнең Хезмәт Даны Музее җитәкчесе Галиәхмәтова Альмира Әнәсовна, «Бөтен дөнья татар конгрессы каршындагы татар хатын кызларның «Ак калфак» оешмасының «Җәлил бүлекчәсе» әгъзасы Гарипова Гүзәлия Нуховна бәяләде.
«Сылу кыз – 2023» бәйгесенең җиңүчесе Ризатдинова Әминә, «Милли традицияләрдә тәрбияләнгән кыз» номинациясендә - Фәйзуллина Айзилә, «Иң тырыш кыз» номинациясендә - Галимова Риана, «Иң талантлы кыз» номинациясендә - Шиһапова Әминә, «Тамашачы күңелен яулаучы кыз» номинациясендә - Гибадуллина Ариана, «Иң кыю кыз» номинациясендә - Ахмеджанова Ясминә, «Иң сөйкемле кыз» номинациясендә - Сахабиева Элиза җиңү яуладылар.
Бәйге бик күңелле үтте. Кызларыбызга киләчәктә уңышлар телибез. Балалар туган телләрен хөрмәт итсеннәр, милли гореф-гадәтләрен онытмасыннар иде.
Оештыручылар:
Өлкән тәрбияче: Хайруллина Зульфира Франысовна.
Татар теле укытучысы: Төхбәтуллина Роза Марат кызы.
Тәрбияче: Зайнуллина Гульчачак Шакирзяновна.
Музыка җитәкчесе: Филиппова Ирина Петровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев