Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Җәлил бистәсенең “Әкият” балалар бакчасында күңелле очрашу узды

Җәлил бистәсенең 5нче “Әкият” балалар бакчасында бистәбез шагыйрәсе Гафифә апа Гаффарова белән очрашу булды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү  иң авыр һәм четерекле эш. Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче булып үсәчәк .Үз телен, милләтен, мәдәниятен белеп, аңа хөрмәт белән карый  белүче генә башка милләт вәкилләрен,аларның гореф-гадәтләрен ихтирам итә белә.

Миллилек исә, сабый балага  саф  татар телендә яңгыраган, аларның үзенә генә атап язылган шигырьләр аша да иңә.  Шагыйрьләребез иҗаты балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итәгать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.

Бүген Җәлил бистәсенең 5нче “Әкият” балалар бакчасында бистәбез  шагыйрәсе Гафифә апа Гаффарова белән очрашу булды. Гафифә апа Гаффарова Азнакай районы Тархан авылында туып, шушы авылның чишмә суларын эчеп, табигатенә сокланып уйнап үскән бер кыз. Унике яшеннән шигырьләр яза башлый һәм “Маяк” газетасында бастыра. Җәлил бистәсендә “Җәлил” чаткылары әдәби берләшмәсе оешканнан бирле актив автор.

Аның шигырьләре шулкадәр күңелгә якын. Балалар ничә яшьтә булуга карамастан, һәркайсына якын телдә язылган. Ул балаларның нәрсә белән кызыксынуларын, хыял һәм теләкләрен белеп эш итә. Шигырьләре фантазиягә, тирән фикергә, матурлыкка бай. Мисал өчен “Мин дә курыкмыйм”, “Белмәгәнмен”, “Әни, әйт әле”, “Онытма,”Әби ботка пешерә” һ.б. Аның шигырьләрен ятлый-ятлый, шул шигырьләр буенча уйный – уйный, балалар, аралашырга да өйрәнәләр.

Очрашу истәлеге итеп, Гафифә апа  үзенең китапларын безгә бүләк итеп бирде.

Бу күңелле очрашу истә калырлык булды. Гафифә Салих  кызы Гаффаровага алдагы тормышында уңышлар, иҗатының гөрләп чәчәк атуын, берсеннән – берсе матур эчтәлекле китапларын көтеп калабыз. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез.

Зөлфирә Хәйруллина.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев