Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Актаныш районы Пучы авылында тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклашты

Минзәлә районының милли төркемнәрдә эшләүчеләр һәм татар, ана, рус телләрен өйрәтүче тәрбиячеләре метод берләшмә кысаларында регионара семинарда катнаштылар.

Минзәлә районының милли төркемнәрдә эшләүчеләр һәм татар, ана, рус телләрен өйрәтүче тәрбиячеләре метод берләшмә кысаларында регионара семинарда катнаштылар. Аны Актаныш районы Пучы авылы "Сандугач" балалар бакчасы оештырган иде. Анда Минзәлә, Әгерҗе, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән тәрбиячеләр чакырылган иде.
Кунакларны сәламләп, "Сандугач" балалар бакчасы мөдире Альбина Ильгизовна семинарның төп максаты – балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итү, туган телгә, шулай ук безнең төбәктә яшәүче башка халыкларның телләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү эшендә тәҗрибә уртаклашу икәнлеген билгеләп үтте. өлкән тәрбияче Нургалиева Ләйсән Азгамовна балалар бакчасы белән таныштырып, ничек эшләүләре турында сөйләде. Чын мәгънәсендә Пучы ярминкәсе оештырылган иде. Балалар ана телләрендә рәхәтләнеп мактый-мактый таварларын саталар. Менә, талант балаларда!
Семинар кысаларында "Сандугач" балалар бакчасы тәрбиячеләре Латипова Рузалия Руфатовна “Финанс грамоталыгы” буенча эшчәнлек, тәрбияче Имамова Оксана В. һәм музыка җитәкчесе Шагалиев Айдар Мулланурович җитәкчелегендә өлкән төркем балалары "Тәмлекәй ничек акчасын тапкан?” әкиятен күрсәттеләр, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.Финанс грамоталылыгы буенча бай дидактик материаллар күргәзмәсе эшләнгән иде.
Минзәлә шәһәренең 8нче балалар бакчасы тәрбиячесе Люзия Абелмаксановна "Татар халык иҗаты уеннары", 5нче “Таңкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлия Рамилевна "Буктрейлер", 5нче балалар бакчасы тәрбиячесе Рәмзилә Фаиловна "Мультфильмнар ясыйбызмы?" мастер-класслары белән чыгыш ясадылар. Шулай ук үз тәҗрибәләре белән башка тәрбиячеләр дә уртаклаштылар.
Семинар ахырында фикер алышу булды. Тәрбиячеләрның эшен уңай бәяләп, аларның иҗади якын килүләрен билгеләп үттек. Без "Сандугач" балалар бакчасы җитәкчелегенә һәм коллективына кунакчыл кабул итүләре, югары нәтиҗәдә эшләүләре өчен рәхмәт белдердек.
Барыбыз бергә соңыннан, Актаныш районының Әнәк авылында урнашкан, Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер “Шәрип Шәймиев музей йортында” кунак булдык. Музей җитәкчесе- Гөлназ Фаиловна безне бик якты каршы алды. Мавыктыргыч һәм эчтәлекле экскурсия булды бу безгә. Һәрберебез зур кызыксыну белән Шәрип ага Шәймиев һәм алар нәселенең тарихы, биредә Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевның сакланучы шәхси әйберләре белән таныштык. Музейның ишегалдында урнашкан татар халкының милли, этнографик традицияләрен чагылдырган экспонатларны карап чыгу да бездә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды.
Гомумән, без-тәрбиячеләр яңалыклар күреп, тәҗрибәләр белән уртаклашып, фикерләр алышып кайттык. Мондый очрашулар ешрак булсын иде дигән теләктә калдык.

Рәмзилә Исакаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев