Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Әкияттәй көз

Безнең төркемдә традиция буларак һәр елны көзге эшләнмәләр күргәзмәсе уза.

Әлбәттә, алтын көз килүен без шатланып каршы алдык. Иҗади эшләр өчен көз безгә бай материал бирә. Берсеннән-берсе матур төстәге яфраклар, нарат һәм чыршы күркәләре, яшелчә һәм җиләк-җимешләр, матур-матур көзге чәчәкләр. Хыял һәм бердәмлек ярдәмендә бу байлыктан әллә нинди матурлыклар тудырырга була.

Безнең төркемдә традиция буларак һәр елны көзге эшләнмәләр күргәзмәсе уза. Быелгы эшләребез дә бик матур һәм зәвыклы килеп чыкты. Әти-әниләрнең һәм балаларның хыялларының чиге булмады: үзләренең өйләре белән төрле-төрле урман җәнлекләре, гаиләсе белән керпеләр, ут күзле ябалак...

Хәзерге вакытта бу эшләнмәләр безнең төркемебезне бизәп торалар.Аларга карап, әти-әниләрнең, балаларыбызның йөзеннән шатлыклы елмаю китми.

Светлана Ямансарова, Чаллы шәһәре, 47нче «Айгөл» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев