Әйтермен - миннән китәр
Кроссворд.
Сораулар:
Вертикаль:
1.Әйтермен - миннән китәр, тыңламасаң — синнән китәр,
2. Кулы юк, балчык ташый, балтасы юк, өй ясый,
3. Мин йөримен, ул тибә, эчемдә дөп-дөп итә,
4. Сакалы бар, акылы юк,
5. Суда юынып алды, өсте коры калды.
Горизонталь:
6. Син аны тота барасың, ул синнән кача бара,
7. Аягы юк — ил гизә, күзе юк — яшь түгә,
8. Бит-кулларны корыта,чисталыкны ярата,
9. Чи-чи итә, читкә сикерә,
10. Аягы юк, кулы юк, үзе сурәт төшерә.
Мисбахова Роза Юрьевна, Чаллы шәһәре, 130нчы «Калейдоскоп» балалар бакчасы.
Җаваплары: 1. Сүз, 2. Карлыгач, 3. Йөрәк, 4. Кәҗә, 5.Каз, 6. Акча, 7. Болыт, 8. Сөлге, 9. Чикерткә, 10. Суык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев