Аяксыз-кулсыз өй саклый
Кроссворд.
Сораулар:
Вертикаль:
1. Аяксыз-кулсыз өй саклый,
2. Колга башыңда йорты, эчендә аның җырчы,
3. Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә, гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия,
4. Ачы җимеш,
5. Ике туган бер-берсен, күрә алмый,
Горизонталь:
6. Баш астында баллы кашык,
7. Көн-төн йори, урыныннан китә алмый,
8. Җир астында алтын казык,
9. Йозакны ансыз ачып булмый,
10. Кулсыз-аяксыз ятьмә кора.
Кукмара районы Вахит авылы балалар бакчасы, Гильмутдинова Ләйсән Равиловна.
Җаваплары: 1. Йозак, 2. Сыерчык, 3. Хат, 4. Балан, 5. Күзләр, 6. Йокы, 7. Сәгать, 8. Кишер, 9. Ачкыч, 10. Үрмәкүч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев