Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

83нче балалар бакчасына шагыйрә Рәмзия Вәлиева килде

Балалар бакчасы умарта сыман гел кайнап тора: әледән-әле төрле чаралар, очрашулар, бәйгеләр, әдәби кичәләр оештырыла.

Балалар бакчасы умарта сыман гел кайнап тора: әледән-әле төрле чаралар, очрашулар, бәйгеләр, әдәби кичәләр оештырыла.

Шуларның берсе “Гүзәллек атнасы” кысаларында оештырылды. Безнең 83нче балалар бакчасына кунакка Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Рәмзия Вәлиева килде. Балалар бу көнне аеруча дулкынланып көттеләр, чөнки алар чын шагыйрә  белән күрешәчәкләр! Балалар бу авторның әсәрләрен бик теләп өйрәнделәр, ни өчен дигәндә, Рәмзия Вәлиеваның шигырьләре балалар теле белән мавыктыргыч итеп язылган,  җиңел укыла, әдәби теле матур, шаян һәм үзенчәлекле. Ул шигырьләрендә үзен балалар кебек хис итеп, дөньяны балалар күзе белән күрә белә.

Бу әдәби чарада бакчабыз балалары, әти-әниләр, тәрбиячеләр, шәһәребезнең аксакаллар шурасы әгъзасы Ганиев Мансур Корбангалиевич катнашты.

Балалар башкаруында тамашачылар Рәмзия Вәлиеваның “Тиздән кунаклар килә”, “Тылсымлы юрган”, “Яз”, ”Озын оеклар”, “Туган телем”, “Мин әнинең үскән кызы” һ.б. шигырьләрен ишеттеләр. Алда әйтеп узганча, шагыйрәнең күпчелек шигырьләре шаян. Замана рухында язылган “Ни эшләргә белермен” шигыре бүгенге көн балалары арасында бик актуаль, чөнки алар телефонга, компьютерга тартыла.

Чыгарылыш төркеменнән Габдуллина Аделиянең биюе, бакчабызның”Умырзая” курайчылар ансамбле чыгышы очрашуны тагын да ямьләндерде. Очрашуда Рәмзия Вәлиева сүзләренә иҗат ителгән җырлар да яңгырады.

 

12нче уртанчылар төркеменә йөрүче кызларыбыз “Мин әнигә булышам” җырын бик яратып башкарды.  Чулпан Зиннәтуллина көенә язылган “Бәхетле мизгелләрем” җырының  исә премьерасы булды. 

Табигатьне сакларга, чишмә-елгаларны пычратмаска өндәүче “Урман әкияте”н балалар тын да алмый карадылар. Әкиятне тәрбияче Семенова Гөлнара Гаязовна җитәкчелендәге 3нче зурлар төркеме балалары сәхнәләштерде. Яшь артистлар үзләренең рольләрен чын күңелдән башкардылар.

Балаларның чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул итте. Киләчәктә мондый очрашуларны дәвам итәргә дигән теләктә калды катнашучылар.             

Аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур Корбангалиевич та балаларга теләкләрен ирештерде, туган телебезне онытмаска,аны сакларга  чакырды.

Кичә ахырында Рәмзия Вәлиева үзенең яңа шигырьләрен укыды, балаларга әсәрләрен матур итеп сөйләгәннәре өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә уңышлар теләде һәм шигъри юллар бүләк итте:

Залыбызга тәрәзәдән

Кояш нурлары тулды.

Күмәкләшеп биедек без –

Бүген чын бәйрәм булды.

 

Түбән Кама шәһәренең гомуми үстерелешле 83 нче балалар бакчасының рус һәм татар телләре  тәрбиячесе

Сәламова Лилия Әхәтовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев