Балаларны гөмбәчеләр көне белән таныштырабыз.
Максат: балаларның гөмбәләр турында күзаллауларын формалаштыру.
Бурычлар:
Белем бирүче:
- Балаларны гөмбәләрнең тышкы күренеше белән таныштыру.
- Предметлар белән эш итә белүне формалаштыру.
Үстерүче:
- Вак һәм гомуми моториканы үстерү.
- Игътибарны, фикерләүне үстерү.
Тәрбияви:
- Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
- Ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Башлангыч эш: Гөмбәләр турында әңгәмә. Гөмбә сурәтләрен карау.
Дәрес барышы.
Тәрбияче: балалар, бүген безгә кунакка Тиен белән Гөмбә кунакка килде.
Тиен: Исәнмесез, балалар. Мин тиен, без бүген сезгә Гөмбә белән кунакка килдек. Гөмбә – бик кызыклы үсемлек ул: аның аягы һәм эшләпәсе бар, күрсәтегез әле, аягын һәм эшләпәсен. (Балалар күрсәтәләр).
Гөмбә: балалар, минем гөмбәче дусларым булуын бик телим. Сез миңа булышырсызмы?
«Гөмбә җый» уены үткәрелә.
Тәрбияче: Гөмбә, кара әле, балалар сиңа күпме дуслар җыйдылар!
Гөмбә: рәхмәт, дуслар, ә безгә тиен белән урманга китәргә вакыт.
Тәрбияче: ә хәзер, балалар, без сезнең белән гөмбәчеләргә әвереләчәкбез. Гөмбәчеләр – гөмбә җыючы кешеләр. Ә гөмбәләр кайда үсә?
Балалар: урманда.
Тәрбияче: әгәр гөмбә урманда үсә икән, димәк, гөмбә җыю өчен без урманга барырга тиешбез. Сез әзерме?
Физкультминутка
Без урманга киттек (бер урында йөрибез),
Без гөмбә җыябыз (иелеп гөмбәләрне җыйган хәрәкәтләр ясыйбыз).
Ә урманда гөмбә күп (кулларны як-якка җәябез)
Күтәреп алып кайтырлык түгел (җилкәләрне күтәрәбез, төшерәбез).
Машинага төяп алып кайтабыз. (рульне әйләндерәбез).
«Гөмбә ташы» уены.
(Балалар гөмбә муляжларын кәрзингә ташыйлар).
Афәрин, балалар, без күпме гөмбә ташыдык.
Ә хәзер без үзебез гөмбәләргә әвереләчәкбез.
(Балалар гөмбә башлыкларын кияләр).
«Гөмбәче һәм гөмбәләр» хәрәкәтчән уены.
Тәрбияче укый:
«Мин – гөмбәче, сез – гөмбә.
Гөмбә утыра күләгәдә (балалар чүгәләп утыралар).
Бер, ике, өч, дүрт, биш – гөмбә эзләү минем эш.
Ә гөмбәләр курыкты – имән астына качты». (балалар урындыкларга йөгерәләр).
Афәрин, балалар.
Йомгаклау
Бүген безгә кем кунакка килде? (Тиен һәм Гөмбә).
Без Гөмбәгә ничек булыштык? (Аңа дуслар – гөмбәләр җыйдык).
Гөмбә кайда үсә? (Урманда).
Без күпме гөмбә җыйдык? (Күп).
Без гөмбәләрне нәрсә белән ташыдык? (Машинада).
Мустафина Энҗе Юсуповна, Казан шәһәре, 261нче балалар бакчасы.
Фото Фрипик сайтыннан.
Нет комментариев