Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

28нче апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

4нче “Шаянкай” балалар бакчасына йөрүче балаларыбыз белән хезмәтне саклау кагыйдәләре турында фикер алыштык.

Ах, нинди ямьле, кояшлы май ае да килеп җитте. Кошлар сайрый, агачлар яфрак яра, шуның белән бергә бакчада да эш арта. Әти-әнигә булышып җир казышасы, кишер-бәрәңге утыртасы килә...

Нәкъ менә шушы эшләр барышында хезмәтне саклау кагыйдәләре турында фикер алыштык та инде 4нче “Шаянкай” балалар бакчасына йөрүче балаларыбыз белән.

Балаларның иминлеген тәрбияләү – эшебезнең төп максаты. Шул исәптән, аларның киләчәк хезмәт эшчәнлегенә карата да, һәр баланың үз аңында яшәү өчен куркыныч тудыручы төп ситуацияләрне һәм аларда үз-үзләрен тоту үзенчәлекләрен булдырудан гыйбарәт.

Шуның белән без аңлы рәвештә куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштырабыз. Практика күрсәткәнчә, өлкәннәр дә кайчак үз-үзләрен саклау кагыйдәләрен һәм элементар инстинктларын санга сукмый, бу җитештерү травматизмы очракларын китереп чыгара.

Әңгәмәбезнең ахырында һәр бала үзенең фикерен рәсемдә чагылдырырга тырышты. Күргәзмәбезнең иң уңышлы рәсемен “Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” дип аталган төбәкара бәйгесенә җибәрдек.

Резеда Фәйзиева, Чаллы шәһәре 4нче “Шаянкай” балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче тәрбияче.

Айгөл Смирнова, Чаллы шәһәре 4нче “Шаянкай” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев