Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

26нчы “Ләйсән” балалар бакчасында «Каз өмәсе» үтте

Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, каз йолкырга, канат сыдырырга, таба майлый торган канат ясарга өйрәнделәр.

Көзге байлык, көзге муллык
Авылда каз өмәсе,
Яше-карты, бала-чага
Шау-гөр килә һәммәсе.

Борынгы заманнардан килгән йола буенча без 26нчы “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче балаларны кечкенәдән татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итәбез. Шул исәптән бакчада татар халкының милли бәйрәме "Каз өмәсе" уздырдык. Музыка бүлмәсен үзебезнең чын татар авылындагы татар йортына ошатып бизәдек.

Тәрбиячеләр Гөлнара Равил кызы һәм Рәсимә Мөдәрис кызы да, балалар да милли киемнәр – чигүле түбәтәйләр, калфаклар, матур күлмәкләр, алъяпкычлар киделәр. Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, каз йолкырга, канат сыдырырга, таба майлый торган канат ясарга өйрәнделәр. Музыка җитәкчесе Лилиана Шәрифҗан кызы белән татар халкының яраткан уены - “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнадылар.

Бәйрәмебез тәмамлангач, бакчабызда туган якны өйрәнү музеенда пешекчебез Сәгадәт Фәйзрахмановна үзе пешергән тәмле тәбикмәк белән сыйлады. “Каз өмәсе сабыйлар күңеленә сеңеп калыр, балалар киләчәктә дә халкыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп тәрбия алыр, үз милләте, туган теле белән горурланып үсәр” – дип уйлыйм мин.
Маслова Гөлнара Равил кызы, 26нчы “Ләйсән” балалар бакчасы 7нче төркем тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев