Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

26нчы «Ләйсән» балалар бакчасында “Камаз – безнең киләчәк” дигән атналык узды

Конкурсларда балалар завод турында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, төрле һөнәрләрдә үзләрен сынап карадылар.

Балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү балалар бакчасында төп максатларның берсе булып тора. Шуңа күрә  26нчы «Ләйсән» балалар бакчасында “Камаз – безнең киләчәк” дигән атналык узды. 3 нче төркем балалары тәрбиячеләре Гөлназ Шәрипҗан кызы һәм музыка җитәкчесе Лилиана Шәрипҗан кызы белән шәһәребез Чаллы турында эчтәлекле җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, кызыклы уеннарда катнаштылар.

Ә алып баручы Гөлнара Равил кызы шәһәребезнең һәм “Камаз “ заводының ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Конкурсларда балалар завод турында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, төрле һөнәрләрдә үзләрен сынап карадылар. Килгән кунагыбыз – «Камаз» Корпоратив университетының баш белгече Станислав Рассказовны балалар бик кызыксынып тыңладылар.

Белгечебез барлык төркем балаларына да истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук бу чарадан әти-әниләребез дә читтә калмады. Алар “Камаз – безнең киләчәк” дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар. Менә шундый чаралар балаларда әхлакый-патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный дип уйлыйм мин.


26 нчы " Ләйсән балалар бакчасы 7 нче төркем тәрбиячесе Маслова Гөлнара Равил кызы.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев