20нче ноябрь – Бөтендөнья балалар көне
72нче «Антошка» балалар бакчасы балалары һәм тәрбиячеләре Чаллы шәһәренең «Кояшкай» реабилитация үзәгендә булдылар.
20нче ноябрь – Бөтендөнья балалар көне уңаеннан, безнең 72нче «Антошка» балалар бакчасы балалары һәм тәрбиячеләре, ГИБДД хезмәткәрләре белән берлектә Чаллы шәһәренең «Кояшкай» реабилитация үзәгендә булдылар.
Бакчабыз балалары бу үзәктә дәваланучы балалар каршында шигырьләр сойләделәр, биеделәр, җырладылар. Тәрбиячеләр исә, шәм ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Күчтәнәчләр белән килгән аю балаларга аеруча да ошады. Ахырдан реабилитация үзәге хезмәткәрләре һәм әти-әниләре безнең бакча коллективына үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Лилия Низамова, Фәйрүзә Шәйхуллина, Чаллы, 72 нче балалар бакчасы.
Фото шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев