13 сентябрь – шарлотка һәм көзге пироглар көне
Шарлотка исемле пирогның барлыкка килүе Шарлотта исемле кызга өметсез гашыйк булган пешекче белән бәйле.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Яңа көн туды, яңа көн безгә яңа бәйрәм алып килде, ул бик тәмле бәйрәм - шарлотка һәм көзге пироглар көне. Ә аның тарихын мин сезгә хәзер сөйләрмен. Миңа кунагыбыз пешекче-курчак Юныс ярдәм итәр.
Курчак: балалар, мин сезгә буш кул белән килмәдем, табышмаклар алып килдем, сез камыр ризыкларының исемнәрен яхшы беләсезме икән, хәзер тикшереп карарбыз.
Юныс ризыклар турында табышмаклар әйтә:
Йомырка белән онны
Бутап камыр басканнар.
Бәрәңге, ит, тоз салып,
Почмаклар ясаганнар. (Өчпочмак)
Утырсам да мин менә
Тыйнак кына, тик кенә.
Эчем тулы ит кенә,
Май белән, дөге белән. (Бәлеш)
Чыж иттереп саласың,
Бик тиз генә аласың.
Балга манып кабасың.
Ул нәрсә? (Коймак)
Камыр эчендә бәрәңге
Йә, уйлап кара әле. (Кыстыбый)
Иттән генә торам мин
Майга чумып чыгам мин. (Пәрәмәч)
Вак-вак кына итеп кисеп,
Өяләр аны таудай!
Чак-чак кына алып, өзеп
Аша, дустым, син шулай. (Чәкчәк)
Үзе түгәрәк,
Урыны түрдәрәк,
Эче тулы күзәнәк
Әчкелтем дә төчкелтем,
Бар нәрсәдән дә кадерлерәк!
Ул нәрсә? (Ипи)
Юныс: Афәрин, балалар. Әйдәгез бераз ял итик. (Балалар тәрбияче артыннан хәрәкәтләрен кабатлыйлар)
- Мин пешерәм, пешерәм,
- Кабартмалар төшерәм (әвәләүне сурәтләргә)
- Әбиемә коймак җиткерәм (кул чабарга)
- Аша, әбекәй, аша (ике кулны җәеп сыйлаган кыяфәт ясарга)
- Тәмле коймаклар.
- Дусларымны чакырам, (кул изәргә)
- Хуш килегез, дусларым! (ике кулны җәеп сыйлаган кыяфәт ясарга).
Тәрбияче: бераз ял иттек, ә хәзер урындыкларыгызга утырыгыз, син дә, Юныс, утырып тор, ә мин дәвам итәрмен.
Бәлешләрнең бик күп рецептлары бар, ләкин шарлотка аерым урынны алып тора. Бу пирог бик җиңел әзерләнә, ләкин составы төрле булырга мөмкин. Без Шарлотканы алма бәлеше дип уйларга күнеккәнбез. Әмма аның эчлеге төрле җиләк-җимешләрдән тора ала икән, ул хәтта тозлы да булырга мөмкин, гөмбәләр һәм хәтта тозлы кәбестә салган шарлотка да була.
Шарлотка исемле пирогның барлыкка килүе турында дөнья буйлап бик күп фаразлар йөри. Аларның берсе Шарлотта исемле кызга өметсез гашыйк булган пешекче белән бәйле. Аның кәефен күтәрү өчен, пешекче гаҗәеп пирог рецептын уйлап тапкан һәм аны сөйгән кызының исеме белән атаган.
Хәзер шарлотка пирогы күп илләрдә, шул исәптән безнең илдә дә киң таралган.
Шарлоткалар һәм көзге бәлешләр көнен безнең илдә бик бәйрәм итмиләр. Ләкин бу – бөтен гаилә белән бәйрәм өстәле артына җыелырга бик яхшы сәбәп. Иң мөһиме - җылы җәй турындагы матур хатирәләр. Без сезнең белән шулай ук зур бер тату гаилә. Һәм без хәзер тәмле алма бәлеше белән чәй эчәрбез.
Юныс: балалар, миңа сездә бик ошады, бәлешегез дә бик тәмле иде. Миңа Сезнең белән саубуллашырга вакыт, ләкин мин, һичшиксез, тагын килермен. Хушыгыз.
Нигматуллина Фәридә Гусман кызы, Яшел Үзән районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе.
Баллы алма бәлеше (шарлотка)
Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/tmle-bulsyn/bally-alma-bleshe-sharlotka
Цветаевача алма пирогы
Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/tmle-bulsyn/tsvetaevacha-alma-pirogy
Тутырылган алма һәм лимон чәе
Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/tmle-bulsyn/tmle-bulsyn
Конфет урынына – алма...
Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/slamtlek/konfet-urynyna-alma
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев