Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Себердәге хәзинә күле

Бу күлгә кыйммәтле чимал хәзинәсе тутырылган. Казыйсы да юк, өстә генә ята — кил дә ал!

Каткан нефть күле

Төньяк Себер түбәнлегенең көнчыгыш почмагында Оленек елгасы, Бур суы белән тулыланып, Чекановский Кряжына якынайган төбәктә, каткан битум күле бар.

Озынлыгы 120 километр, тирәнлеге 15 метр булган күлгә табигать миллиардлаган тонна кыйммәтле чимал хәзинәсе тутырган. Казыйсы да юк, өстә генә ята — кил дә ал! Монда шулай ук нефть һәм башка химик матдәләр булуы да ачыкланган.

Бу хәзинә күле ничек хасил булган соң?

Геологлар болай аңлата. Бу урында миллион еллар элек җылы диңгез булган. Диңгез төбенә ләм утыра барган. Органик һәм минераль калдыклар, ләм катлавына төшеп, биохимик һәм термик реакциягә керүдән нефть барлыкка килгән.
Тора-бара нефть сеңгән токымнар өскә күтәрелгән һәм, су киткәч, җир өстендә утырып калган.

А.П.Мурановның «Планетаның зәңгәр күзләре» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев