Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Сандугачлар Африкадан кайчан кайта?

Сандугач җылы яклардан яз ахырында кайта. Аның сайравын да май аенда гына ишетергә мөмкин.

Сандугач — күренми торган һәм бик сак кош. Ул бары кичен, төнлә яисә таң атканда илһамланып сайраганда гына онытылып китә. Ләкин, караңгы булганлыктан, аны бу вакытта күреп бул­мый.

Ул торак йортларга якын урнашкан парк яисә бакчаларда яши. Июнь урталарында 4—5 бала чыгара. Бу вакытта сандугач концертлары тынып кала, алар, җырлауларын оны­тып, бала тәрбияләргә керешәләр: балаларына чебен, коңгыз, личинкалар ташып ашаталар.

Сандугач җиргә — оясына — бик саклык белән генә төшә. Өенең кайдалыгын белдермәс өчен, әле бер җиргә, әле икенче җиргә куна.

Сандугач кышларга Африкага оча.

Атказанган сандугач

Роберт Миңнуллин

Ул сандугач — дус сандугач!

Көн дә бездә кунакта.

Минем өчен җырлар җырлый

Бакчабызда — куакта.

Сайрагач ул матур итеп,

Бик күңелле миңа да.

«Атказанган сандугач» дип

Исем бирдем мин аңа.

Аның ничек сайраганын

Тыңлатыр идем сезгә.

Сез үзегез дә ышаныр

Идегез минем сүзгә.

Ләкин җырчы сандугачым

Өйдә түгел — ул әле,

Җылы якка гастрольләргә

Китеп барды шул әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев