Песнәк
Песнәкләрне авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин. Көз һәм кыш көннәрендә алар җимлекләргә бик еш килә.
Песнәкләрне авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин. Көз һәм кыш көннәрендә алар җимлекләргә бик еш килә. Ә җәй көне бөтенләй диярлек күренмиләр. Бу чорда алар балаларына ризык эзләү белән мәшгуль була.
Кыш көне песнәкләрне ашатырга, җимлекләр ясарга, оялар элеп куярга кирәк. Салкын вакытта алар орлык белән тукланалар, сөяктә калган итне дә бик яратып чукыйлар, терлек маен ашыйлар.
Песнәкләрнең токымы бик зур: зур песнәк, зәңгәр песнәк, озын койрыклы песнәк, ак песнәк, көрән башлы песнәк, бүрекле песнәк.
Зур песнәк башка песнәкләрдән яшькелт-сары аркасы һәм ачык сары төстәге түше белән аерылып тора. Түшенең уртасында — кара юл, башында кара түбәтәй була.
Зәңгәр песнәкнең түше генә сары, аркасы, канатлары, койрыгы күк кебек зәңгәр төстә.
Озын койрыклы песнәк — тыныч, шыпырт кош. Зур түгел, үзе ап-ак, аркасы гына кара. Койрыгы чуар, озын саплы кашыкка охшаган.
Ак песнәкнең бүреге, аркасы, койрыгы, канатлары — күк, башка җире ак төстә.
Кара песнәкне нечкә ботакларда акробатик күнегүләр ясый торган кош дип әйтергә мөмкин. Ул ризыкны ботакка баштүбән эленеп эзли. Аның өске ягы һәм тамак асты кап-кара, яңаклары һәм түше ак. Муен өстендә ак табы бар.
Көрән башлы песнәк кара песнәктән муен өстендә ак табы булмау белән генә аерылып тора. Ул усак һәм каен орлыкларын ярата.
Бүрекле песнәкнең башында кикрик сыман каурые була.
МОНЫ БЕЛЕРГӘ КИРӘК
Песнәк тозлы терлек маен ашаса үләргә мөмкин.
Песнәк
Йолдыз Шәрәпова
«Бигрәк суык кышларын,
Белмим, ничек кышлармын?
Азык табу бик кыен,
Җан асрау — бар уем».
Яныма очып килде,
Бер песнәк шулай диде.
Ачыга икән бит песнәк,
Тик утырыйк без нишләп?!
Өйдәге бер тартмадан
Әти җимлек ясады.
Тары, көнбагыш салдык,
Песнәк тәмләп ашады.
Сыйлансын әйдә песнәк,
Арыгандыр җәй эшләп.
Күп кортларны юк итте,
Җимлектә безнең рәхәт.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев